Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Гарәфә көн, аны ничек уздырырга?

Бүген Гарәфә көн – Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Корбан бәйрәме алдыннан килгән мөбарәк көн ул.

 Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар. Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.

 – Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк.

– Гарәфә көнендә күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.

– Бу көнне сәдака бирү дә – сөннәт.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була” – дигән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев