Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Гөмбә җыйганда нәрсәләрне белергә кирәк?

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, шартлы төстә ашарга яраклы гөмбәләр дә куркыныч тудыра.

-Мәсәлән, тирес гөмбәсен (ягъни копринус, ул тышкы кыяфәте белән шампиньонга охшаган) спиртлы эчемлекләр белән кушып ашаса, кеше агуланырга мөмкин. Чөнки бу гөмбәдә коприн дигән матдә этил спиртын эшкәртергә ирек бирми.

-Үскән урыннарында төрле химик матдәләр, авыр металл тозларын сеңдереп утырса, ашарга яраклы гөмбәләрдән дә зыян күрүчеләр юк түгел. Шуңа күрә зур юллар, сәнәгать предприятиеләре янында гөмбә җыю белән мавыкмагыз. Бу паркларга да кагыла, чөнки чәчәк түтәлләренә сибелгән ашламалардагы химикатлар беркая да китми, шунда туплана гына бара.

-Карт, «ишелә башлаган» гөмбәләр дә, ашарга яраклы булуларына карамастан, куркыныч булырга мөмкин, чөнки «өлкәнәя» барган саен тукымаларының таркала барулары сәбәпле, аларда аммиак, фенол кебек матдәләр барлыкка килә.

-Җыйганнан соң берничә тәүлек буе яткан гөмбәләр дә куркыныч. Шуңа күрә алып кайту белән чистартырга һәм эшкәртеп куярга кирәк

 -Теләсә кем сүзенә ышанып, теләсә нинди гөмбә сатып алмагыз. Кайдан җыйганнарын барыбер төгәл генә әйтмәскә мөмкиннәр. Ә рәсми базарларда, ярминкәләрдә гөмбәләр сыйфатын билгели торган экспертиза үткәрелгәннән соң гына сатуга чыгарыла.



Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/174626/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев