Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Ял сәламәтлеккә уңай тәэсир итсен өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

Ял чын мәгънәсендә сәламәтлеккә уңай тәэсир итсен өчен нәрсәләрне белеп торырга? Бу җәһәттән белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Алдан әзерләнегез

Иң киеренке вакыт – ялга китәр алдыннан. Шуңа күрә алдан ук әзерләнергә кирәк. Кимендә 15 көн алдын куен дәфтәрегезгә нинди эшләрне төгәлләргә кирәклеген иренмичә язып куегыз. Һәркайсының кайчан, нинди көндә тәмамланырга тиешлеген билгеләгез. Агымдагы эшләрегезне кемгә тапшырып китәсегезне уйлагыз. Хезмәттәшгезгә авырлык китермим, дисәгез, барысын да тәртипкә салыгыз. 


Эш турында уйламагыз

Кайберәүләр хәтта дөнья читенә китеп барса да, эшен бер минутка да башыннан чыгармый.  Белеп торыгыз: мондый ял файда китерми. Эшегезгә аннан китеп тә тормаган кебек әйләнеп кайтачаксыз. Нишләргә? Бер минутны да бушка уздырмаска. Ялны эш турында уйларга вакыт калдырмаслык итеп үткәрергә: пляждан тыш, сәфәр-экскурсияләрдән, бию кичәләреннән, башка төрле күңел ачу чараларыннан кайтып кермәскә кирәк. Ягъни ялның һәр көне нәрсә беләндер истә калырлык булсын һәм бер генә минуты да әрәмгә узмасын. Телефонга кагылмаска. Хәзерге тормышны теге яки бу гаджетсыз күз алдына да китереп булмый анысы. Ләкин ялда аны бик кирәктә генә кулга алырга тырышыгыз.


Ял итәргә соңармагыз

Йокы шикелле, «җыеп» кына ял итү мөмкин түгел. Атна буе килделе-киттеле генә йоклап, ял көннәрендә йокы симертүнең файдасы юклыгын табиблар адым саен тәкрарлап тора ич. Ял мәсьәләсендә дә шулай: ничәмә-ничә еллар буе ял итмичә йөргәннән соң ике атналык отпускыдан берничек тә «яңа туган кеше» төсле кайтып булмый. Шуңа күрә, эш качмый ул, дигән гыйбарәне онытмыйча, даими ял итү мөһим. Юкса кайчан да булса үкенергә туры килмәгәе. Иң куркынычы –эмоциональ «яну». Мондый халәттәге кешегә зур хезмәт хакы да, абруйлы вазыйфасы да, ялы да, хәтта гаиләсе дә кирәкми башлый. Җыеп, шуны әйтергә мөмкин: дөрес ял итү генә баш миен кирәкмәс нәрсәләрдән «чистартып», аны тагы да әйбәтрәк эшләтеп җибәрә, организмга көч-хәл кертү мөмкинлеге бирә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/174859/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев