Җиңелчә генә кыяр тозлау ысулы
1,5 кг кыяр, бер бәйләм укроп, 4–5 данә түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, 4–5 бөтнек яфрагы, 4 лайм, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 3,5 аш кашыгы тоз кирәк булачак.
Түгәрәк борычны шикәр комы һәм тозның бер өлеше (2,5 аш кашыгы) белән җиңелчә генә төябез. Лаймны юып, кабыгын вак тишекле югыч аша чыгарабыз да тозлы-борычлы катнашмага өстибез. Йомшагының согын сыгабыз. Укроп һәм бөтнек сабакларын ваклап турыйбыз. Кыярны озынча кисәкләргә турап, шикәр комы, тоз һәм лайм кабыгы катнашмасын сибәбез, лайм согын бөркибез дә болгатабыз. Өстенә калган тозны һәм туралган яшел тәмләткечләрне сибеп, барысын бергә болгатабыз. 30 минуттан соң җиңелчә тозлы кыяр әзер булачак. Табынга куяр алдыннан кыярдагы тозны һәм яшел тәмләткечләрнең күпчелек өлешен коеп төшерәбез. Бик тәмле!
Сиринә Гыйниятова рецепты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев