Кайсы алма файдалырак?
Витамин оясы. Белгечләр алманы, яратып, шулай дип бәяли. Иң киң таралган җимешне җыю вакыты һәм аның гаҗәеп үзлекләре, организмга файдасы турында искә төшереп үтәбез.
Үзлекләре Табиблар әйтүенчә, алмадагы пектин матдәсе йөрәк-кан тамырларын тәртиптә тотарга ярдәм итә. Кандагы «начар» холестеринны киметә чөнки.
Ә инде флавоноидлары кан басымын көйли. Британия галимнәре шундый фикергә килгән: көненә 1–2 алма ашаучыларга атеросклероз авыруы (май, холестерин кебек матдәләр утырудан кан тамырларының тараюы) янамый диярлек. Җимеш шулай ук инсульт, инфаркт кебек куркынычларны да киметә. Ә инде алма согы (ләкин каптагы сок түгел, үзең сыгып алганы турында сүз бара) нерв тукымаларында матдәләр алмашын, хәтерне яхшырта.
Галимнәр сүзләренчә, көненә кимендә 2 алма ашаучыларга картлык көннәрендә Альцгеймер авыруы, таркау склероз кебек чирләр дә аз яный. Ул шулай ук үзәк нерв системасы эшчәнлегенә дә ярдәм итә. Ләкин ашказаны, эчәкләрдәге хроник авырулардан, еш кына сару кайнаудан интегүчеләргә әчкелт алманы читкәрәк кую кирәк. Алмадагы (аеруча яшел сортларындагы) кислота, ач карынга ашаганда, чирне көчәйтергә мөмкин. Ә инде ашказанында, эчәкләрдә җәрәхәт булса, җимештән бөтенләй баш тарту хәерле.
Төсе
Алманың төсе химик составын һәм организмга нинди файда китерә алуын күрсәтә.
Кызылы. Җимешкә кызыл төс бирүче антоциан кан тамырлары өчен бик файдалы. Кызыл алманың акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук гипертониядән интегүчеләрнең табыныннан төшмәве әйбәт.
Яшеле. Шикәре кимрәк, ашкайнатуга ярдәм итә торган органик кислоталары күбрәк. Шикәр чире белән авыручыларга да курыкмыйча ашарга мөмкин.
Сарысы. Тән тиресе һәм күзләрнең сәламәтлеге өчен кирәкле каротиноидларга бай. Мондый алмада, башка сортларындагыга караганда, тимер һәм В9 витамины күбрәк. Кан күзәнәкләре ясалуга ярдәм итә, ашказанында, эчәкләрдә ялкынсынуны киметә. Ашаганнан соң ярты сәгатьләп узгач кына, алмага үрелү киңәш ителә. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/180614/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев