Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Карга батып калган машинаны чыгару ысуллары

Автоэксперт Роман Солдатов RT белән әңгәмәдә карга батып калган автомобильне чыгару ысуллары турында сөйләде.

Белгеч аңлатканча, тәгәрмәчләр бата башлагач, кисәк газга басарга ярамый, чөнки бу хәлне тагын да катлауландыра гына. Үз эзләрең буйлап артка чигенеп чыгарга тырышырга киңәш ителә.

Икенче ысул — автомобильне «селкетеп алу». Моның өчен машинаны алга-артка әкрен генә хәрәкәтләндереп, карны тыгызларга кирәк. Әгәр бу ысул да ярдәм итмәсә, Солдатов көрәк белән машина астындагы һәм тәгәрмәчләр алдындагы карны чистартырга киңәш итә.

«Тәгәрмәчләр астына такталар, ботаклар һ.б. куеп карау да ярдәм итәргә мөмкин. Әмма монда игътибарлы булырга кирәк: машина кузгалуга, тәгәрмәчләр астына куелган әйберләр очып чыгарга мөмкин», — дип кисәтте эксперт.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев