Карлыганны уңышны җыеп алгач ук кисү дөрес
Карлыганны уңышны җыеп алгач ук кисү — иң кулай вариант. Көзне көтмәгез, куакка салкыннар җиткәнче яңарырга вакыт бирегез.
Сортына карап эш итегез.
Кара карлыган гадәттә иртәрәк өлгерә — июльнең беренче яртысында яки уртасында. Димәк, аны июль ахырыннан ук кисәргә планлаштырырга була.
Кызыл һәм ак карлыган соңрак өлгерә. Аларны август башында яки уртасында кисәргә кирәк.
Төп кагыйдә: барлык эшләрне сентябрь уртасына кадәр тәмамларга тырышыгыз. Шулай иткәндә, куакның киселгән урыннары төзәлергә, көч тупларга һәм кышка яхшылап әзерләнергә вакыты калачак.

Бу ни өчен кирәк?
Җимеш биргәннән соң, карлыган киләсе елгы уңыш өчен бөреләр сала башлый. Әгәр куак куе булса, яшь үсентеләргә яктылык җитми, һәм аларда бөреләр формалашмый. Бу чорда кисү ике мәсьәләне хәл итә: артыгын (авыру, сынган, иске ботакларны) киссәң үсемлек туклануны ныклы бөреләр салуга юнәлтә ала;
куак сирәкләнә, һәм һава йөреше, яктылык яхшыра.
Санитар һәм формалаштыручы кисү үткәрегез.
- Авыру, зарарланган, коры ботакларны;
- куак эченә үсүче һәм аны куертучы ботакларны;
- зәгыйфь һәм нечкә берьеллык ботакларны;
- карт ботакларны: кара карлыганда — 4-5 елдан, кызыл һәм ак карлыганда — 6–8 елдан артканнарын (мондый ботаклар җимеш бирми диярлек, ләкин туклануны үзләренә тарталар);
тамырдан чыккан артык үсентеләрне (алмаштыру өчен иң көчле 3–5 үсенте калдырырга була);
- кара карлыганда берьеллык үсентеләрнең очларын 5–10 см га кыскартырга мөмкин — бу ботаклануны стимуллаштыра.
Үткен секатор кулланыгыз. Үтмәс корал белән сез үсемлекне җәрәхәтлисез генә.
Тышка карап торган бөре өстеннән кисегез .
1 см дан калынрак кисемнәрне инфекция кермәсен өчен махсус паста яки бакча вары белән эшкәртү кирәк.
Кисү эшләреннән соң үсемлек калдыкларын (киселгән ботакларны, коелган яфракларны) җыеп алыгыз һәм куактан ераграк алып китеп яндырыгыз — аларда корткычлар яки гөмбәчек споралары булырга мөмкин.
Эссе вакытта кисәргә ярамый.
Кискәннән соң азотлы ашламалар сипмәгез.. Азот яшеллекнең үсүен стимуллаштыра һәм кыш көне ботаклар өшиячәк. Фосфор һәм калийга басым ясагыз - алар тамырларны ныгытырга һәм нык бөреләр салырга ярдәм итәчәк.
Мөһим кагыйдә: берьюлы артык күпне кисмәгез. Әгәр куак күптән киселмәгән булса, зур стресс булмасын өчен, кисүне ике елга бүлеп башкарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев