Корбан сарыгыннан шашлык пешерергә ярыймы?
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 6 июньгә туры килде. Корбан чалганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул хакта сөйләштек.
– Корбанга нинди хайваннар чалына ала?
– Корбанга сарык, тәкә, кәҗә, сыер, буйвол, дөя, ягъни ике тояклы булган хайваннар чалына ала. Сарык, кәҗә 1 яшьтән дә кечерәк булмаска тиеш. Әгәр сарык бик зур булса, хәтта алты айлык сарыкны да чалырга рөхсәт ителә. Чалыначак сыер, үгезгә килгәндә, алар, ким дигәндә, ике яшьлек булырга тиеш.
– Билгеле бер сәбәпләр аркасында кеше корбан чалу урынында була алмаса, аның исеменнән корбанны башка кеше чалдыра аламы?
– Әйе, әлбәттә, аның өчен моны башка кеше дә эшли ала. Иң мөһиме: ул кеше мөселман булырга, корбан чалуның тәртибен белергә тиеш.
– Корбан сарыгының тиресен сатарга рөхсәт ителәме?
– Тиресен сатарга ярый. Ләкин сатылганнан кергән керемне үзең өчен кулланырга ярамый. Аны мохтаҗларга сәдака итеп тарату хәерле.
– Корбан сарыгыннан шашлык пешерергә ярыймы?
– Корбан итеннән нәрсә теләсәк шуны, шул исәптән шашлык та пешерә алабыз. Ләкин корбан итеннән әзерләнгән ризык янында хәмер эчү, тәмәке тарту, гайбәт сөйләү, сүгенү тыела.
– Корбан ите ничек бүленә?
– Мохтаҗрак гаилә корбан чалган булса, бөтен итен үзенә калдыра ала. Корбан ите үзе өч өлешкә бүленергә тиеш. Корбан чалган кеше аның бер өлешен – мескеннәргә, күршеләргә, фәкыйрьләргә, бер өлешен – туганнарына, якыннарына өләшергә, тагын бер өлешен үзенә калдырырга тиеш.
– Сөякләрне ни эшләтергә? Эткә бирергә ярыймы?
– Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, мае да, сөяге дә, каны да кирәкми. Аллаһы Тәгалә безнең күңелгә карый. Без корбанны нинди ният белән чалабыз? Әмма корбан малының сөякләре теләсә ничек аунап ятарга тиеш түгел. Шуңа күрә аны күмү кую хәерлерәк.
– Корбан чалганда мулла чакыру мәҗбүриме? Әллә доганы чалган кеше укырга тиешме?
– Хәзрәтнең вакыты булып, ул шунда барып, дога кылып, корбан дөрес итеп чалынса хәерлерәк. Хәзрәт җитешми икән, кеше аннан өйрәнеп, корбан чалганда үзе дә дога укый ала.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172098/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев