Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

«Көзге депрессия»гә ничек бирешмәскә?

Ни өчен көз килгәч, күпләр төшенкеллекә бирелә соң? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

Көз – табигатьнең йокыга талу, тынычлану һәм яңарыш чоры, шуңа бәйле рәвештә кеше дә уйланып йөри, моңсулана башлый. Бу вакытта кешенең рухи дөньясы да, табигать ритмнарына яраклашып, кышкы чорга әзерләнә. Ә күпләр бу күренешне шактый авыр кабул итә.

– Ел фасылларына бәйлелек нинди кешеләрдә көчлерәк була?

– Ул нечкә күңелле кешеләрдә, психик яки физик авыруларга дучар булганнарда, өлкәннәрдә һәм яшь балаларда ешрак күзәтелә. Моның сәбәбе – организмда барлыкка килгән гормональ үзгәрешләр һәм эмоциональ сизгерлекнең артуы. Әлеге төркемгә караган кешеләр табигатьтәге үзгәрешләргә дә бик сизгер була.

– Димәк, рухи яктан сәламәт кеше урамдагы һава торышына игътибар итми?

– Рухи яктан сәламәт кеше ул – үз-үзен аңлаучы, тотрыклы, хис-кичерешләрен контрольдә тота белүче һәм тормыштагы авырлыкларга каршы тору сәләтенә ия булган шәхес. Шуңа күрә андый кешеләр табигатьтәге үзгәрешләрне күрә һәм сизә, ләкин аларга җайлаша, ияләшә белә. Алар хис-тойгыларын контрольгә алып, начар һава торышының да яхшы якларын таба. Кояшсыз, салкын яки яңгырлы һава торышы кәефләренә вакытлыча йогынты ясарга мөмкин, әмма бу тәэсир озакка сузылмый. Чөнки алар табигатьтәге үзгәрешләрне нормаль һәм көтелгән әйбер итеп кабул итә.

– Көзге айларда моңсулану, төшенкелеккә бирелүдән ниләр коткара? Әйтик, ачык төсләрдәге киемнәр кияргә, тәмле ашарга киңәш итәләр. Бу ни дәрәҗәдә ярдәм итә?

– Чыннан да, ачык, матур төсле киемнәр безнең халәтебезгә уңай йогынты ясый, кәефебезне күтәрә. Тәмле ашау да бик мөһим. Ләкин кайбер кешеләр тәмле ашауны тиз үзләштерелә торган углеводлы ризыкларга бай меню дип аңлый. Бу очракта дөрес туклану гына ярдәм итә. Витаминнар һәм минералларга бай ризыклар – балык, банан, йомырка, чикләвекләр һәм яшелчәләр – серотонин һәм дофамин, ягъни бәхет гормоннарын җитештерүне стимуллаштыра һәм кәефне күтәрә.

Һәм тагын берничә киңәш:

– җәяү йөрү һәм хәрәкәттә булу да ярдәм итә;

– медитация, сулыш практикалары да файдалы. Мәсәлән, икегә кадәр санап сулыш алу, алтыга кадәр санап сулыш чыгару техникасы – тынычлану өчен гади һәм нәтиҗәле ысул. Ул нерв системасын тынычландыра, стрессны киметә һәм йөрәк тибешен җайга сала;

– бу чорда күңелне күтәрә торган, беренче карашка вак тоелган эшләрне планлаштыру да мөһим. Мисал өчен, яхшы фильм карау, үзеңнең яраткан ризыгыңны пешерү, кафега бару, дуслар белән очрашу, өйдә кечкенә үзгәрешләр кертү һ.б.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/181240/
© Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев