Кызыл карлыганнан бик тәмле желе
1 кило карлыганга 1 кило шикәр комы исәбеннән ясала.
Карлыганны юабыз, әмма чемнәреннән чистартып тормыйбыз. Кул белән яхшылап изәбез. Тирән эчле кәстрүлгә тутырып, болгата-болгата, көчле утта 8 минут пешерәбез.
Иләктән чыгарылган кайнар массага 1 кило шикәр комы кушып, шикәр комы эреп беткәнче, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан желены чиста банкаларга тутырып, капкачсыз гына суытырга алып куябыз. Суынгач, капкач белән ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев