Лимон һәм виноградтан компот
Кышка тәмле компот. Бик тиз һәм мәшәкатьсез әзерләнә.
Виноградны теләсә нинди сорттан файдаланырга була. Бигрәк тә кара виноград . Ул компотка купшы бай төс һәм тәм бирә!
Хәзерләү: Виноградны агып торган суда юабыз. Яхшы юылган һәм киптерелгән банкаларга виноградны салабыз. ⠀ Банканы 1 / 2гә диярлек тутырабыз. 3 литрлы банкаларга. ⠀ Лимонны түгәрәкләргә кисәбез. Кабыгы ачылык бирә ала, шуңа күрә аны теләгәнчә я чистартыгыз яки калдырыгыз. Һәр банкага 1-2 лимон түгәрәк өстибез. Лимон тәмен төрләндерәчәк һәм компотка матур төс бирәчәк. Һәр банкага 200-250 гр шикәр өстибез. ⠀ Кайнар су салабыз. Әйләнәбез. Шикәрне бик селкетеп эретәбез. ⠀ Төпне өскә әйләндерәбез һәм ким дигәндә бер тәүлеккә яхшылап төрәбез.
Чыганак: https://baltachtan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев