Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Меңьяфракның файдалы яклары

Меңьяфракны яфраклары вак-вак телемнәргә теленгән кебек булганга шулай атаганнар. Сабагы каты, биеклеге 50 сантиметрга җитә. Чәчәкләре сабак очларында, вак-вак кына чәчәкләр бер зур чәчәк булып укмашканнар. Алардан үзенә бер әчкелтем хуш ис килеп тора. Июньнән башлап, сентябрьгә кадәр чәчәк ата.

Дару үләне буларак, бары ак чәчәклесен генә җыялар, алсу төслеләрен кертмиләр. 

Чәчәкләрендә эфир майлары, азулен, катлаулы эфирлар, камфора, туйол, цинеол, кырмыска кислотасы, серкә кислотасы, бөрештергеч матдәләр, К витмины бар.  Үзенә молибден, цинк, бакыр һәм селенны туплый. Калий, кальций һәм магнийга бай. 

Файдалы үзлекләре: 
организмдагы ялкынсыну процессын баса;
бактерияләрне юк итә;
канны туктата;
үтне арттыра. 

Борынгы халык табиблары меңьяфракны гомер-гомергә канны туктата торган үлән буларак кулланган. Гемофилия белән авырган (бу чир вакытында кан оемый) кешеләргә ярдәме зур. Борыннан, тамактан, тәндәге яралардан, ашказаны җәрәхәте, аналыктагы шешләрдән киткән канны яхшы туктата. 

Үтне арттыра һәм аппетитны яхшырта торган үләннәр исемлегенә кертелгән. Ашказаны, ашкайнату органнары чирләрен дәвалаганда булыша. 

Кан басымын көйли, матдәләр алмашын яхшырта. 

Атеросклерозны киметә.

Бавырга шифасы бар. Хроник гепатоз һәм гепатитны дәвалаганда кулланыла. 

Тынычландыра. Аның бу үзлеге аркадагы остеохондрозны дәвалаганда бик ярдәм итә, ялкынсынган нервларны тынычландыра һәм авыртуны баса. 

Шулай ук тире авырулары: экзема, диатез, нейродермит, кычытыну, крапивница кебек авырулар вакытында хәлне җиңеләйтә. Аллергиядән һәм васкулиттан шифасы бар. 

Косметологиядә кулланыла. Бит тиресенең майланып ялтырап торуын киметә. Меңьяфрак төнәтмәсе чәчләрне үстерергә ярдәм итә, баш тиресен дәвалый. 

Бала имезгән әниләрнең сөтен арттыра.

Эчәклеккә газ җыелуны, эч быгырдаганны бетерә. 

Меңьяфрак кандагы тромбоцитларны арттырса да, тромбоз барлыкка килү куркынычы тудырмый. Ул бары тромбоцитларны активлаштырып, канның ою вакытын гына кыскарта. Бу аның составындагы ахиллеин алколоиды булу белән аңлатыла. Ул организмга хлористый кальций кебек тәэсир итә. 

Анемияне дәваларга булыша. Бердән, канны туктата, икенчедән, аның согында тимер күп. Борынгы халык медицинасында ак тәнле, хәлсез, гел туңып тора торган кешеләргә (болар барысы да азканлылык билгеләре) яңа өзгән меңьяфрак суын сыгып эчергәннәр. 

Меңьяфракның судагы төнәтмәсен ясар өчен 15 г кипкән һәм вакланган үлән һәм 200 мл кайнап суынган су алына. Суга үләнне салып, 15 минут «су мунчасы»нда төнәткәннән соң, 45 минут каплап суытырга һәм сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр 1-2 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Ашарга 20 минут кала эчелә. 

Авырлы ханымнарга меңьяфрак төнәтмәсен эчү тыела. 

Чыганак: https://syuyumbike

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев