Моника Белуччиның матурлык серләре
Атаклы итальян актрисасы һәм моделе Моника Белуччи кайчан да матур! Аны Италия алиһәсе дип йөртәләр. Ул матурлыкның сере нәрсәдә соң?
Туклану
Чын итальянка буларак, Моника тәмле ашарга бик ярата. «Камыр ризыклары, ипи, паста ашарга ярамагынын да беләм. Нишлим соң? Һәртөрле тыюларны җенем сөйми. Кайчак кечкенә генә тәм-томнан да рәхәтлек кичерәсең бит. Зарарлы, әлбәттә. Ә менә үзеңне тыю тагын да зарарлырак», – ди Моника Белуччи. Ул кечкенә порцияләр белән ашый. Рационга ит, балык кертә. Күп яшелчәләр куллана.
Спорт белән шөгыльләнү
Матур гәүдәсе белән аерылып тора. «Спортзалга барганчы, кара төстәге киемнәрдән йөрим, ул җыйнак күрсәтә, һәрвакыт уңайлы», – ди актриса. Алай да йога, пилатес, кикбоксинг, йөзү – аның яраткан спорт төрләре. Йөзәргә аеруча ярата.
Бит, тән тиресен тәрбияләү
Моника һәр иртәне контраст душтан башлый. Тән языла, уяна, ди. Аннары актриса битен сыворотка белән чистарта, дымландыра торган крем сөртә. Еш кына термаль сулардан файдалана. Макияж алдыннан битенә шул суны сиптерә.
Макияж
Битенә тон сала, керфекләрен кара тушь белән буйый, кәефенә карап, иреннәренә ачык акцент өстәргә мөмкин. Җете кызыл помада сөртергә ярата.
Чәчләр
Чәчләрен юар алдыннан шампуньга бераз су куша, концентрат үзе генә зарарлы, ди. Фенны сирәк куллана.
Үзеңне ярату
«Без үзебезне никадәр күбрәк яратсак, шулкадәр матуррак күренәбез, – ди Моника Белуччи. – Үзеңне ничек бар шулай яратырга кирәк. Идеал юк бит ул». Белуччи табигыйлык тарафдары. Ул озак яшәргә тели, җыерчыклардан оялмый. Аның фикеренчә, җыерчыклар – аның тормыш тарихы, аның үзенең дәвамы, бер өлеше.
Чыганак: https://syuyumbike
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев