Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Нарат җиләге файдасы

Нарат җиләгенең яфракларында арбутин гликозиды, гидрохинон, органик кислоталар, бөрештергеч матдәләр, танин, аскорбин кислотасы бар.

Ул иң беренче чиратта калий белән кальцийга, аннары магнийга һәм тимергә бай. Үзенә тимер, бакыр, цинк, селен стронций һәм көмеш туплый. Анда С витамины күп.

Нарат җиләгенең яфракларын элек-электән бәвел юллары авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Ул:
пиелит;
цистит (ычык);
бөердә һәм бәвел куыгында таш булганда;
подагра;
остеохондроз;
метеоризм;
гастроэнтерит;
инфекция аркасында эч китү;
дәвамлы эч кибү;
ревматоидлы һәм инфекцияле специфик булмаган артрит кебек авыруларны дәваларга булыша.

Халык медицинасында нарат җиләге яфракларынннан ясалган төнәтмәне бөердә, бәвел юлларында һәм үт куыгындагы ташларны эретү өчен эчкәннәр.
Төнлә бәвелен тота алмаган балаларга шифасы бар.
Нарат җиләге күзнең күрүен яхшырта (җиләге).
Үпкә туберкулезы булып, кан төкергәндә, нарат җиләген бал белән изеп ашаганнар.
Нарат җиләгенең согы әле генә башланып килгән гипертонияне, диабетны һәм атеросклерозны дәвалаганда кулланыла.

Нарат җиләге яфракларының микробларны юк итү үзлеге бик көчле. Андагы фитонцидларның алтынсыман стафилококкны юкка чыгару үзлеге билгеле.

Нарат җиләкләре төнәтмәсен ясар өчен: 200 г җиләкне юып, 400 мл кайнап суынган су салалар. 6 сәгатьтән соң, төнәтмәсен эчә башларга була. Бу төнәтмә эч кипкәннән, бөер авыртканнан, бавыр чирләреннән, гастриттан һәм колиттан шифалы.


Чыганак: сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев