«Җомгада да, гает көнне дә өй җыештырырга ярый»
Чын мөселман тәне белән генә түгел, җаны белән дә чиста булырга тырыша. Ә юу эшләрен җомга көнне башкарырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга Лаештагы «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.
– Яз, көз айларында һәркем йорт-җирен җыештыра, юа. Бу күркәм йола кайчан туган икән?
– Кызганыч, бу хакта динебездә мәгълүмат юк. Миңа калса, мөселманнар үзләренә йола тудырып, шуңа тугры кала киләләр. Һәм бу бик яхшы.
– Өй юуның үз тәртибе бар. Өлкән яшьтәге әби-апалар һәрчак: «Йортны ишек төбеннән түгел, түреннән юыгыз», – диләр. Моңа диндә аңлатма бармы?
– Ислам динендә өй җыештыру яки юуга карата аерым таләпләр юк. Мөселманнар өчен иң мөһиме – һәр җирдә тәртип һәм чисталык булсын.
– Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
– Ярый. Җомга – мөселманнар өчен бәйрәм көн. Элек-электән әби-апалар эшне җомгага калдырмый килгән. Бәйрәм көн бәйрәмчә үтсен, дигәннәр, күрәсең. Шуңадыр, халык арасында, җомга көнне эш башларга ярамый, җомга өй юарга ярамый, дигән сүзләр йөри. Мөселман кеше көн саен намаз укый. Ул намаз укыган урынын һәрчак чиста тота, шуңа күрә җомга да, шимбә дә, атнаның башка көннәрендә дә өй җыештырырга рөхсәт ителә.
– Ә гает көнне юарга ярыймы?
– Гает көнне өй җыештырырга ярамый, дигән чикләү юк. Әйткәнемчә, бәйрәм көн тулысынча догалар укып, намаз кылып үткәрелсен өчен, җыештыру һәм юу ише вак-төяк эшләрне бәйрәм көнгә калдырмаска мөмкин.
Ислам динендә чисталыкның 7 кагыйдәсе
Кулның чисталыгы (үзеңнеке булмаган әйберләрне алмау һәм байлыгыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару).
Колакларның чисталыгы (гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыра торган сүзләрне тыңламау).
Күзләрнең чисталыгы (кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау).
Авызның чисталыгы (буш сүздән, гайбәттән һәм артыгын сөйләүдән тыелу. «Сөйләвең көмеш булса, дәшми торуың – алтын», – ди халык мәкале).
Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.
Уй һәм фикернең чиста булуы (гөнаһлы фикерләргә юл куймау). Йөрәкнең чиста булуы (көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу).
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/186004/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев