Пычранган сөлгеләрне чистартабыз
Әлеге кайнатма сөлгеләрнең төсен сизелерлек яктырта, йомшарта һәм майлы тапларны бетерә.
Ингредиентлар (5 литр суга):
• Су – 5 л
• Кальцинирланган сода - 3 аш кашыгы
• Фейри яки савыт-саба өчен башка сыеклык – 2 аш кашыгы
• Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
Ничек эшләргә:
1. Зур кәстрүлгә 5 л су саласың.
2. Сода, юучы сыеклык һәм май өстисең. Яхшылап болгатасың.
3. Сөлгеләрне шунда саласың .
4. Плитәгә куясың, кайнаганчы тотасың.
5. Уртача утта 10 минут кайнатасың (вакыт-вакыт болгатып тор, сөлгеләр тигез пешсен).
6. Уттан алып, сөлгеләрне тулысынча суынганчы кайнатмада калдырасың.
7. Аннары чиста су белән чайкыйсың яки машинада кыска режимда юасың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев