Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Савыт-саба юу өчен кулланылган губкаларның төсе нәрсәне аңлата

Савыт-саба юу өчен кулланылган губкаларның төрле төсле булуы нәрсәне аңлата? Ул матурлык өчен генә түгел.

Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.

 

Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.

 

Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы.

 

Сары төстәгесе— иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев