Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Сез Яңа елга әзерме инде?

«Барысына да ничек өлгерергә?» Шушы сорау белән уянып, кич йокларга ята торган көннәр. Түбәндәге киңәшләр, бераз туктап тын алырга ярдәм итәр.

Бер дә Яңа ел мохитен сизмисез икән, ятыгыз! Әйе, ятыгыз һәм тирән итеп сулыш алыгыз. Үз тәнегезнең һәр күзәнәген тоярга тырышыгыз. Йөзегез, куллар, бил, аяклар – барысы да иркен халәттә булырга тиеш. Яңа ел белән бәйле күңелле вакытларны искә төшерергә тырышыгыз. Ап-ак кар бөртекләре, ялтыр-йолтыр утлар, чыршы һәм мандарин исе, бүләкләр – барысы да сезгә рәхәт хисләр бирергә тиеш. Шул матур уйлар барлык гәүдәгез буенча таралырлык итеп уйларыгызга чумыгыз. Балачак белән бәйле матур хатирәләр сезне тагын да рухландырып җибәрер. Тирән итеп сулыш алыгыз һәм күзләрегезне ачыгыз!

Сезгә өелгән эшнең күплегеннән кулыгыз калтырыймы? Әйе, әйе, ятыгыз. Күзләрегезне йомыгыз. Үзегезне зур һәм балкып тора торган шар эчендә итеп күз алдына китерегез. Уйларыгызда Яңа елга кадәр эшләп өлгерәсе эшләрне тәртипкә салыгыз һәм зур булмаган шарчыклар итеп күз алдына китерегез. Тирән итеп тын алыгыз да сулышыгызны чыгарганда шарчыкларның сезнең тирәли әйләнеп йөрүен күзаллагыз. Ашыкмыйча гына сулагыз, шарчыклар артыннан күзәтмәгез, тотып калырга тырышмагыз. Янәдән сулыш алып, акрын гына күзләрегезне ачыгыз. Эшләрегезнең ничек җайлы гына эшләнгәнен сизми дә калырсыз. 

Әле узып барган елга нәтиҗә ясый алмаганга борчылып йөрисезме? Тыгыз графигыгызда ничек тә 24 минут вакыт табыгыз. Сезгә бер кеше дә комачауламаска тиеш. Туры итеп басыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз. 12 өлешкә бүленгән календарьны күз алдына китерегез. Гыйнвар ае турында уйлап, башыгызны сул якка борыгыз. Тирән итеп сулыш алыгыз, шул айда алынган барлык негатив хисләрне искә төшерегез. Башны турыга борып, гыйнварда алынган тормыш дәресләре өчен рәхмәт әйтегез дә, уңга таба борылып, киләчәккә уңай эмоцияләргә, мөмкинлекләргә юл ачып, сулышыгызны чыгарыгыз. Һәр ай буенча шушы практиканы эшләп чыгыгыз, начар уйлардан, үсешегезне тоткарлап торган блоклардан арыныгыз. 


Психологлар киңәш иткән мондый чараларга кемдер ышана, кемдер көлеп кенә карый. Ләкин уйларны тәртипкә китерү өчен, кайвакыт күзләрне йомып, уйланып алу да җитә. Яңа ел алдыннан бигрәк тә. Һәммәгез дә Яңа елга якты уй-хыяллар белән аяк бассагыз иде. 

Чыганак:сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев