Тәмле чия вареньесы
Файдалы киңәшләр

Тәмле чия вареньесы

Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.

1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.

9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң соңгысында, кайнап чыккач, ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса – алырга.

4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып, шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

Чиянең төшен алып ясалмый. Бары тик бер генә тапкыр су салына — шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми.


Нет комментариев