Тәмле кыяр рецепты
Банкаларны парландырып, кыярларны юып, салкын суда тотарга кирәк.
Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырасы. Өстенә кайнаган су салып, 15 минут тотасы. Аннан бу суны түгәсе.
Рассолын аерым ясыйбыз: ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарып, банкага саласы. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев