Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Тозлы ит белән борчаклы аш

1 өлешкә: 100 г тозлы ит, 60 г борчак, 100 г бәрәңге, 20 шәр г кишер һәм суган, 10 г сары май, 30 г катык, тоз, борыч кирәк.

Борчаклы ашны тозлы ит белән дә пешерәләр. Тозлы итне яхшылап югач, салкын суга салып кайнатып чыгаралар, өстендәге өресен җыеп торалар һәм сүрән утта пешерәләр. Ите пешкәч, әзер шулпаны сөзәләр, кайнаган су өстәп, тоз салалар.
Аннары шулпага вак шакмаклап кишер, телемләп бәрәңге һәм суган турап, 15—20 минуттан соң, аерым савытта пешергән борчак һәм сары май кушып кайнаталар, пешеп җиткәндә борыч белән лавр яфрагы салалар.
Мондый аш янына катык, киптереп уылган бөтнек куялар.

Рецепт Юныс ӘХМӘТҖАНОВның «Татар халык ашлары» җыентыгыннан алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев