Твороглы бавырсак рецепты
Бер творогтан гына да күпме ризык пешерергә була: бавырсак, ватрушка, королевская ватрушка, вареники, ленивые вареники, хачапури, сочник, печенье, пирог, кулич, кекс, запеканка, коймак, вафли, сырники, крем, батончик, гөзләмә, пирожки һәм тагын башка ризыклар.
Ә бүген сезгә твороглы бавырсак рецептын тәкъдим итәбез:
400-500 гр творог, 3 күкәй, 1аш кашыгы шикәр комы, калак очы белән тоз кирәк булачак.
Барысын бергә блендер белән кушарга. 1чәй калагы соданы 1 чәй калагы уксус белән бутап салырга, камырны болгатырга. Шуңа кулга ябышмаслык булганчы он салып болгатырга. Камыр бик йомшак калырга тиеш. Баш бармак юанлыгында бау итеп тәгәрәтеп, кечкенә түгәрәкләргә бүлергә. Көнбагыш маен кыздырып, кечкенә утта, алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев