Ырым-шырымнарга ышанырга ярыймы?
Безнең халык ырым-шырымнарга аеруча ышана шикелле. Бигрәк тә өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Дини күзлектән карасак, бу дөрес нәрсә түгеллеген беләбез. Тик... Кайбер вакытларда алар чыннан да күңелгә шом сала.
Ислам динендә хорафатларга урын юк. Алар мәҗүсилек заманында килеп чыккан. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булсын): «Ырым-шырымга ышанучылар бездән түгел», – дип әйтә. Димәк, бу – зур гөнаһларның берсе һәм кече ширк булып санала. Чөнки язмыштан узмыш юк: Аллаһы Тәгалә язган әйбер, һичшиксез, була. Кешенең тәкъдире ана карынында ук билгеләнеп куела. Шуңа күрә, эшеңнең уңмавы Аллаһы тарафыннан инде язылса, юлыңны кара мәче бүлсә дә, бүлмәсә дә ниятләгән гамәлең барып чыкмаячак.
Үзебезнең тормыштан ырым-шырымнарга бәйле бер хәлне сөйлим әле. Дәү әни, мәсәлән, безгә бервакытта да итәкне астан кияргә кушмый. «Өстегезгә сүз әйтерләр», – дип борчыла. Мин моңа, әлбәттә, ышанмыйм. Сүзен тыңламаганымны күрсә – орыша. Әле яраткан дәү әниемне борчуга да саласы килми бит... Шуңа да аңа күрсәтмәскә тырышып, кайчакта итәгемне астан гына да киеп куям. Әмма бу «гаепле» эштә тотылганым да булды. Андый вакытта дәү әни бик ачулана инде.
Шунысы кызык, кайбер вакыт ул әйткән ырымнар дөреслеккә туры килеп тә куя. Аларның хаклыгына шик калмаслык итеп... Ни өчендер андый вакытта дәү әни моның бары очраклы хәл булуы турында уйлап та карамый.
Әмма, минемчә, хәзерге яшьләр – реалистлар. Аларны бүген ырым-шырымнар түгел, ә күбрәк психолог, терапия тынычландыра.
Әлфия ШАҺИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев