Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Актив шөгыльләнеп калыйк

Бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне, Олы Мәтәскә авылы хоккей мәйданчыгында яңа хоккей сезонын ачу уңаеннан ярышлар булып үтте.

Ярышларны ачу тантанасында  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары катнашты. 

- Саф һавада хоккей уйнау ләззәтен, рәхәтен, шул исәптән михнәтен дә, аны уйнап караган кеше генә белә. Күргәнегезчә, бүген хоккей уйнар өчен һава торышы искиткеч. Хоккей уйнаган кеше сәламәт була һәм аның вакыты да бушка узмый. Кыскасы, хоккей - кем өчен дә кирәкле һәм файдалы спорт төре. Хөрмәтле райондашлар,  кышын гына була торган шушы күркәм мөмкинлектән файдаланып, тимераякта, чаңгыда актив шуып калыйк, - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.Азактан ул узган ел Теләче хоккей лигасы уеннарында беренче урынга чыккан Олы Мәтәскә авылы командасына күчмә Кубок тапшырды.  

Ә “Ак барс банкы” ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин  шушы ук командага үз бүләген тапшырды.

Муниципаль район башыгы Нәҗип Хаҗипов  тәүге алканы салып, хоккей турнирын башлап җибәрде. Бу көнне Олы Мәтәскә хоккей мәйданчыгында Югары Кибәхуҗа, Алан һәм Олы Мәтәскә авылы хоккейчылары көч сынашты.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев