Татарстан прокуратурасы тикшерүче Ганиеваны эштән азат итте
В республике

Татарстан прокуратурасы тикшерүче Ганиеваны эштән азат итте

Татарстан прокуратурасы Яр Чаллы эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Ганиеваны эштән чыгару турындагы приказда формулировканы үзгәртүгә ирешә, дип күренә Казанның Вахитов суды сайтындагы мәгълүматтан.

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Ганиева аңлы рәвештә акча алу эше буенча шикләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу протоколына ялган мәгълүматлар керткән. Соңрак ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүченең җаваплылыгыннан качарга Чаллы полициясенең берничә хезмәткәре ярдәм иткән.

Озакламый Елена Ганиеваны сак астына алулары билгеле булды. Суд сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, дәгъва 15 сентябрьдә бирелгән. 


Нет комментариев