Альмира Галеева: «Ул вакытта курку турында уйламадык та»
Район яңалыклары

Альмира Галеева: «Ул вакытта курку турында уйламадык та»

Бүген Максабаш авылында яшәүче, “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән Альмира Рәшитовна Галеева туган көнен билгеләп уза. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Айрат Фатхуллин да тәбрик итте.

- Стюардесса булып эшкә урнашасым килсә дә, мине алмадылар башта эшкә. Әнием, аэропортка урнашырга тәкъдим иткәч, башта шунда урнаштым. Бераз контролёр булып эшләгәч, стюардесса булып урнашасы килү теләгем барлыгын әйттем. Рөхсәт бирделәр. Миңа ул вакытта 19 яшь иде, -  дип искә ала бу елларны Альмира ханым.

  


Нет комментариев