Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Асфальт юл булмаса да...

Гадәттә, юлсызлыктан интеккән авыллар турында кош та очмый ул якка дип сөйлиләр. Уенын-чынын бергә кушып әйтсәк, озакламый районыбызның 45 хуҗалыклы Югары Саурыш авылына да кошлар оча башлар инде. Ник дигәндә, моннан бер ай элек олы юлдан авылга таба юл сала башладылар.

Дөрес, ул күзне камаштырып ялтырап ятучы асфальт түшәлгән юл булмаячак. Төзүчеләр аның күтәртелгән дамбалы, тыгыз итеп ком һәм вак таш түшәлгән юл булачагына ышандыра. Мәсәлән, бу көннәрдә биредә ике участокта эш гөрли. Ульяновск өлкәсеннән килгән җаваплылыгы чикләнгән "Стойресурсы" ширкәте механизаторлары дамба күтәрү һәм аны тыгызлау эше белән мәшгуль булса, ачык типтагы "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган Теләче бүлеге юл төзүчеләре елгалы һәм уйсу урыннарга бетон һәм тимер торбалар урнаштыра. Мәсәлән, участок мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада егетләре төрле зурлыктагы торбаларны 4 урынга монтажлаячак. Алар дигәнем - Ленар Ибраһимов, Илшат Ибраһимов һәм Рамил Гарифуллиннар. Без килгәндә алар авыл уртсындагы тирән елгага калынлыгы 30 см, киңлеге 2,5, озынлыгы 20 метр булган бетон торба урнаштыралар иде. Алга таба алар чокырга бетон боҗралар куелачагын, ярыклар бетон измә белән сыланып һәм рубероид белән тышланып, гудронатор, эмульcия кебек сыекчалар белән буялачагын әйттеләр.
Булачак юл әлеге тирән елганы узып, авыл мәчетенә кадәр дәвам итәчәк. Юл төзүчеләр саурышларның беренче көзге пычракларга кадәр таш юллы булачакларына ышандыра. Федераль программа нигезендә тормышка ашырылучы бик тә кирәкле бу гамәл авыл халкына бары сөенеч кенә китерсен. Авыл халкы үзе дә, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов та Югары Саурышны матур киләчәкле итеп күрә. Соңгы бер-ике елда авыл җирлеге башлыгына йорт салырга җир сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәеп киткән. Югары Саурыш үз эшен ачарга, киңәйтергә теләгән эшмәкәрләрне дә кызыктыра икән. Күптән түгел генә авылда республика программасы нигезендә урам утларының саны ишәйтелгән. Элек аларның саны җиде генә булса, хәзер унсигезгә җиткән. Алга таба урам утларының санын тагын да арттыру планлаштырыла. Мәһабәт мәчете, башлангыч мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты булган әлеге авылда менә-менә кибет тә ачылырга тора. Авылдагы әлегедәй яңарышларны күреп сөенеп кайттым. Бездән битәр, саурышлар үзләре нык сөенә бу яңалыкларга. Туган нигезләренә тугрылык саклап шушы авылда яшәп калган өлкән буын кешеләре дә, шәһәрдәге балалар белән оныклар да...
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев