Чаллыга күчте
Район яңалыклары

Чаллыга күчте

Танылган спортчы, көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин үзенең тренерлык эшчәнлеген Чаллы шәһәрендә дәвам итәчәк. Ул көрәш белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны җыя.

Моңа кадәр Динар Кәримуллин ярышларда Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясады һәм биредә тренер булып эшләде. Ул шулай ук балалар өчен көрәш буенча түгәрәкләр алып бара иде. Динар Кәримуллин - тумышы белән районыбызның Олы Мәтәскә авылыннан. Лаешка киткәнче, Динар дистә елга якын районыбыз җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм бик күп җиңүләр яулады. Лаешта да матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп бил алышты һәм район җыелма командасы файдасына алтын очколар китерде. Ул көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе, БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда “Алтын билбау” Бөтенроссия премиясендә “Ел спортчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 2026 елда көрәш буенча Дөнья кубогында абсолют категориясендә чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган автомобильгә ия булды.


Нет комментариев