Быел Татарстан юлларында 183 кешенең гомере өзелгән. Шуның 11е балалар. 1829 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 23 кешенең гомере өзелүенә исерек йөртүчеләр гаепле булган.
Балалар үз ихтыярларында булган
Татарстанда балалар катнашындагы аварияләр саны да арткан, һәлак булучылар да күбрәк. Ел башыннан шундый 292 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 баланың гомере өзелгән. Балалар белән бәйле фаҗигаларның иң коточкычы Яшел Үзән шәһәрендә килеп чыкты. Машина йөртү таныклыгы булмаган 30 яшьлек ир -ат тизлекне арттырып, юл буендагы агачка килеп керә. Чит ил машинасы яна башлый. Биш кеше һәлак була. Аларның дүртесе яшүсмер.
Әлеге нисбәттән Айрат Сәмигуллин: - Миңа балаларның төнгә каршы әти-әниләреннән башка гына чит ир карамагында йөрүләре һич тә аңлашылмый. Нигә әти-ниләр балаларының кайда йөрүләре, ни белән шөгыльләнүләре турында кызыксынмаган? Нигә балалар тулысынча үз ихтыярларында булган? - дип белдерде.
14 август көнне Казанның Тецевская урамында, иртән 19 яшьлек егетнең гомере өзелә. Ул “Лада машинасында барганда идарәне югалтып баганага бәрелә. Мотоцикл йөртүчеләр белән дә хәл катлаулы. Ел башыннан унбиш кеше һәлак булган. 190ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Июль башында Казанда мотоцикл йөртүче идарәне югалтып, каршы як юлга чыга һәм чит ил машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, хастаханәгә илткәч, мотоциклчы үлә. Быел республикада идарә итү хокукы булмаган 500 мотоциклчыны тоткарлаганнар, 252 се исерек килеш эләгә.
Нет комментариев