Дәниф Шәрәфетдиновның авыруы көчәя бара
Бу хакта хәбәр социаль челтәрләргә таралды.
Бик күп тамашачы мәхәббәтен тиз арада яулап алган, искиткеч моңлы тавышлы җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк.
Дәниф Шәрәфетдиновның язмышы авыр булды, соңгы вакытта аның авыруы көчәя бара. Дәнифкә инвалидность буенча тиешле уколлар кирәк, аларны сатып алыр өчен бүгенге көндә 150000 сум акча таләп ителә.
“Ватаным Татарстан” журналисты Дәниф Шәрәфетдиновның хәлен белде. Ул инде хәзер ятып кына торам, ди.
– 2006 елдан бирле авырыйм бит инде. Табиблар язып биргән укол белән генә яшәдем. Быел исә аны бирми башладылар. Кая гына язмадым, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем. Файдасы булмады. Миңа беркем берни әйтми. Яңа елдан соң уколымны бирми башладылар. Сатып алсаң бар ул. Тик аена 60 мең кирәк. Җырчыларга чарасызлыктан хәбәр бирдем, – ди Дәниф. – Моңарчы уколым булганда, концертларда да чыгыш ясый идем. Даруны бирми башлагач, йөрүем начарланды. Күзләремә дә зыян килде. Алар начар күрә башлады. Мин хәзер ятып кына торырга мәҗбүр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев