Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Икмәккә, иткә сорау зур

Ел саен, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Теләче һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге ярминкәдә Теләче халкына юнь бәягә, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Күптән түгел районыбыз җитештерүчеләре Теләченең үзәк урамында сәүдә итте. Иртәнге җидедә халык ярминкәдә йөри башлаган иде инде. Районыбыз җитештерүчеләре янәшәсендә Теләче сәнәгать паркы, таба ашлары белән сәүдә итүче Арча районы кооператорлары белән "Хәкимова" шәхси предприятиесе һәм "Туган авыл" кафесы сатучыларын да, җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәтенә караган яшелчә саклау базасы хезмәткәрләрен дә күрергә мөмкин иде. Соңгыларының товарын кул сугып алып бетерә яздылар. Аеруча суганга сорау зур булды. Җаваплылыклары чикләнгән "Агролак" "Нирус" ширкәтләре җитештерүчеләре ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, сатып алучыларны бушлай кайнар чәй, коймак һәм төрле тәм-томнар белән сыйларга да өлгерде. Моннан тыш, авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр төрле кайнатмалар, тозлыклар, сарык йоныннан бәйләгән оекбаш, бияләй кебек кул эшләре, бакча һәм урман нигъмәтләре белән дә сәүдә итте. Шуңа да теләчеләр иртәнге сәгатьләрдә үк чагыштырмача арзанлы, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция алып калырга тырышты. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел икмәккә, яшь терлеккә, салам печәнгә сорау зур булды. Ә менә икенче икмәгебез саналган бәрәңге тирәсендә ыгы-зыгы, аеруча активлык күзәтелмәде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әйтүенчә, җитештерүчеләр мондый ярминкәләрдә халыкны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмыйча, үзләре дә сәүдә итәргә өйрәнәләр. Сәүдәгәрлек сыйфатлары ике атнага бер Казанда уза торган ярминкәләрдә бик кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белдерүләренчә, Күкчә авылында яшәп, умартачылык белән шөгыльләнүче Нияз Сабирҗанов фермер буларак кына түгел, сәүдәгәр сыйфатында да райондашларыбыз өчен эталонга әверелгән. Шулай: кемгә дә тиен, сумнарны эзләп табасы, берәүгә дә китереп бирмиләр.
Өстәлләр янәшәсендә сәүдә гөрләсә, районыбыз үзешчәннәре Теләче туган якны өйрәнү музее баскычыннан ярминкәгә килүчеләргә дәртле җырларын бүләк иттеләр. Алар башкарган җырлар сатып алучыларның күңелләренә күтәренке кәеф, бәйрәмчә рух өстәп кенә калмыйча, аларның тәннәрен дә җылыткандыр. Күзәтүләремнән күрен-гәнчә, Теләче халкы үзешчәннәребезгә дә, җитештерүчеләргә дә рәхмәтле булып калды.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X