Изгелеккә, күңел сафлыгына өнди
Бүген провослав динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.
Шушы уңайдан кичә, ягъни 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә районыбыз чиркәүләрендә гыйбәдәт кылулар булып узды. Әлеге рәсемнәрдә сез Теләче авылы чиркәвендә гыйбадәт кылу вакытын күрәсез. Дини чара иерей Алексей атакай Павлов җитәкчелегендә узды.
Менә инде ике мең елдан артык якты Вефлеем Йолдызы дөньяның барлык христианнарына дингә, хакыйкәтькә һәм әхлакый камиллеккә юлны яктырта, халыкның күңелен өмет, мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра. Шушы вакыт эчендә Раштуа күп илләр һәм халыкларның көндәлек тормышына һәм мәдәниятенә ныклап үтеп керде, гомумкешелек цивилизациясенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.
Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Хөрмәтле райондашлар! Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәлмәтлек, иминлек телибез.
Фәнил Гаязов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев