Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кар-буран дип тормадылар

7 гыйнвар көнне православ динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.

Шушы уңайдан бүген Теләче үзәк ял паркында урнашкан Төп Чыршы янында зур мәдәни бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Әбде, Ачы һәм Шармыш авылы үзешчәннәре кунак булып килгән һәм парктагы сәхнәне дер селкеткән, халыкны “кыздырган” әлеге бәйрәмдә рәсми котлауларны тамашага килүчеләргә, гомумән, райондашларыбызга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җиткерде. Ул тамашада катнашучыларга  киләсе елда да бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм имин, тыныч тормыш теләп, Яңа Үгез елының ашлыклы ел булачагын билгеләп үтте. Ник дигәндә, борынгы сынамышлар буенча 7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була икән. Бу кадәресен аңа Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павлов ирештергән. Халык сынамышларын раслап диярлек, без Төп Чыршы янында бәйрәм иткәндә буранлый-буранлый кар яуды.

Төп Чыршы янындагы бәйрәм исә искиткеч күңелле узды. Бирегә килүчеләр “Задоринка” (Әбде), “Рябинушка” (Ачы) һәм “Сударушка” (Теләче) рус халык вокаль ансамбльләренә кушылып  җырлады, биеде,  кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачты. Моннан тыш, тәвәккәлләре шаян бәйге-конкурсларда катнашып, бәйрәмне оештыручлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә ия булдылар. Аерым җырчылардан Регина Алексеева, Диләрә Исмәгыйлева, Елена Тарасова, Нияз Рәхмәтуллин белән Лилия Солтанова дуэты һәм республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташоваларның чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Шулай булмыйни, үзеннән-үзе биетә бит аларның дәртле  җырлары. Шундый күркәм бәйрәм кичендә башкача була да алмый.

Төп Чыршы янында узган кичке тамаша турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев