Татарстанда бәяләр арту мәсьәләсен тикшерәләр
Татарстанлыларның соңгы вакытта бәяләр артуга еш зарлана.
Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан буенча бүлегенең җитәкче урынбасары Андрей Розенталь сүзләренчә, кышның соңгы аенда республикада тавык итенә бәя 6,2 процентка арткан.
“Без үзебезнең җитештерүчеләребезне тикшерәбез. Бәя артуның сәбәбе — әлегә безгә билгеле бер урында кошларның баш саны кимүе, дип аңлаталар. Без бу фактның дөреслеген ачыклыйбыз”, - ди Андрей әфәнде.
Ул шулай ук татарстанлыларның соңгы вакытта йомырка һәм ипигә бәяләр артуга еш зарлануын да искәртте.
Моннан тыш Татарстанда туң балык, яшелчәләр һәм алма 5 процентка кыйммәтләнүе мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев