Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Главные новости

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Covid-19 пандемиясе вакытында республиканың 423 кешесе вафат булды.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кешенең гомере өзелде. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 423 кеше үлгән.  

1950 елда туган бер хатын-кыз һәм 1935 һәм 1955 елларда туган ике ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде» ,- диделәр матбугат хезмәтендә. 


Нет комментариев