Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республикакүләм блогерлар бәйгесендә Теләчелеләр дә бар

Бәйгене Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә ашыра, аны «Матбугат.ру» порталы оештыра.

17 март көнне «Блогер.Татар» беренче республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Көндәлек тормышыбызда социаль челтәрләр аралашу чарасы булып тора. Татар телен саклау һәм үстерүдә бу өлкәне ничек кулланып була дип уйландык. Бу — безнең өчен бик җаваплы, файдалы вакыйга. Киләчәктә дә бу бәйгене дәвам итәргә исәплибез» — диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Бәйгене Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә ашыра, аны «Матбугат.ру» порталы оештыра.

Җиңүчеләргә егермешәр мең сум акча бүләк ителде. 

Җиңүчеләр арасында Теләче районыннан визажист Айгөл Гатауллина («Инстаграм»да 13000 язылучы) һәм яшь шагыйрь Илсаф Тимербайев («Инстаграм»да 9000)  бар. Айгөл Татарстанда  танылган визажист һәм прическалар буенча стилист. Әле ул үз һөнәренә теләге булган кызларны да өйрәтә. Илсаф шигырьләр язу белән мавыга. Аның мәгънәле, тормышчан шигырьләре берәүне дә битараф калдырмый.

  Инстаграм битен Айгөл белән Илсаф татарча алып баралар.  Үз үрнәге белән алар блогны татарча да матур итеп алып барып булачагын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев