Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Теләчедә тагын бер кеше коронавирус йоктырган

Бүгенгә Татарстанда ковид йоктыруның барлыгы 18 879 очрагы теркәлгән.

Татарстанда 18 март көненә коронавирусның 49 яңа очрагы теркәлгән. Аның өчесе читтән кайткан, 46 очракта чирне авыру кеше белән аралашучылар йоктырган.

"17 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйләрендә дәваланачак," — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 

Казанда 29 кеше, Чаллыда 8 кеше,Түбән Камада өч кеше, Яшел Үзәндә 2 кеше, Баулы, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында берәр кеше авырган.

Бүгенгә Татарстанда ковид йоктыруның барлыгы 18 879 очрагы теркәлгән. Бу чорда 15 627 кеше (узган тәүлектә -141) терелгән.

Барлыгы 108 709  кеше прививка ясаткан, 67 187  кеше икенче дозаны да алган. Прививка ясатучылар бер тәүлектә 1 960 кешегә арткан.

 Прививка ясату өчен Россия Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 бердәм номеры, күпфункцияле үзәк аша һәм поликлиникага шалтыратып язылырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев