Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ветеранның туган көне

15 август көнне Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичның туган көне булып узды. Шушы уңайдан аны тантаналы шартларда район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район халыкны социаль яклау идәрәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәншин котлады.

Альфред Рәшит улы ветераннар хәрәкәтенең актив вәкиле булган Иван Ивановичка рәхмәт сүзләре ирештереп:

- Утны-суны кичкән, катлаулы дәверләрне узган ветеран ветеран буларак, Сез яшьләребезне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә биниһая зур хезмәт куясыз. Шуның өчен дә без Сезгә чиксез рәхмәтле. Алдагы көннәрегездә сулык-сәламәтлек, балалар, оныклар игелеге, хәерле гомерләр телибез. Киләчәктә дә актив булып калыгыз! - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X