Укучылар, укытучылар сәхнә тотты
Район яңалыклары

Укучылар, укытучылар сәхнә тотты

Тиздән районыбызның яңадан торгызылуына 35 ел тула! Әлеге уңайдан районыбызда күп санлы мәдәни, фәнни һәм спорт чаралары уза.

Шуларның иң күренеклесе – бу көннәрдә авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында баручы «Бай мираслы Теләчем» дип исемләнгән сәнгать фестивале. Мисал өчен, аның чираттагы концертын, кичә, Шәтке авыл җирлеге һәвәскәрләре күрсәтте. 

Чарада урта буын үзешчәннәре  дә актив катнашты

Гадәттәгечә, Шәтке урта мәктәбе укучылары, укытучылары, студентлар һәм урта буын үзешчәннәре  тәкьдим иткән концертны тамашачылар яратып карады. Мозаффаровлар, Мөхәммәтхановлар гаиләсе күрсәткән номер һәрвакыттагыча тамашаның зур бизәгенә әверелде. Концерт турында тулырак «Теләче» газетасының киләсеннән саныннан укый аласыз. 


Нет комментариев