Бәйрәмгә кулич рецепты
Хуҗабикәләр колагына

Бәйрәмгә кулич рецепты

Камыр өчен 1әр стакан сөт, су, 6 йомырка, 10 грамм коры чүпрә, 200 грамм сыер мае, ярты стакан шикәр комы, 1 стакан йөзем, он, ванилин, чама белән тоз; глазурь өчен 2 йомырка агы, шикәр комы булачак.

Сөтле суда коры чүпрәне җебетеп, шикәр комы салып, шуны 5-6 кашык он белән туглап, кабартабыз. Аннна соң  тоз, ванилин өстәп, сыер мае һәм алты йомырканың икесенең агын алып калып, массага аерым-аерым кушып, болгатабыз һәм он кушып камыр ясыйбыз.  Камыр куергач, йөзем кушабыз.  Кулич формасының 1/3 өлеше итеп камырны салабыз. Массаны, чуенның кырыена кадәр кабарып менгәч, 180 градуслык итеп җылытылган духовкага куябыз. Бер сәгать пешә. Шикәр комы,  ике йомырка агын  болгатып,  кулич өстенә ягабыз. 

 


Нет комментариев