Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның 64,5% тавыш бирде
В республике

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның 64,5% тавыш бирде

Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында катнашу бүген 12:00 гә республика сайлаучыларының гомуми санының 64,5% составын тәшкил итте. Мондый мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә китерелә.

Тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда тавыш бирү 36,8% тәшкил итте, икенче көн нәтиҗәләре буенча, 19 сентябрьдә 20:00 гә — 57,8%, дип хәбәр иткән иде элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Исегезгә төшерәбез, IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өч көн — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза, бүген тавыш бирүнең йомгаклау көне. Участоклар 20:00 гә кадәр эшли.


Нет комментариев