Ил язмышына битараф түгел
Район яңалыклары

Ил язмышына битараф түгел

Сайлауларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның актив катнашуы — аларның ил язмышына битараф булмавын, патриотизм һәм җаваплылык хисен күрсәтә.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы, отставкадагы полковник, махсус хәрби операциядә катнашучының әтисе - Хәбиров Равил Аснаф улы да, Алан авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде. Равил Аснафович хәзерге вакытта Клющиче авылында гомер итә.


Нет комментариев