?Каты сыр?
Хуҗабикәләр колагына

?Каты сыр?

2 л сөт, 2 аш кашыгы тоз, 6 йомырка, 400 г каймак, 200 г кефир

Сөтне тоз салып кайнатабыз. Каймакны йомырка белән туглыйбыз.
Сөткә каймак, кефир салабыз. Болгата- болгата кайнап чыкканчы тотабыз. Аннары аны иләк аша уздырабыз һәм суы агып беткәнне көтәбез.
4- 5 сәгатьтә сыр катырга тиеш.

Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ


Нет комментариев