Судак, кишер, суган, югары калорияле майонез, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Юылган судакны корытырга. Кылчыкларыннан чистартып, өлешләп турарга. Тоз, борыч сибәргә. Балыкны майланган тирән табага салырга.
Чистартылган кишерне саламлап, суганны ярым боҗралап турарга. Икесен бергә 5-10 минут үсемлек маенда кыздырырга.
Балык өстенә яшелчәләрне салып, майонез агызырга.
20-25 минутка кызган духовкага куярга.
Нет комментариев