Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1418 көнгә сузылган сугыш

Әле кайчан гына - безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнарыбыз, орден-медальләрне чыңлатып, урамнарны тутырып, колонна белән йөриләр иде. Кызганыч, бүген аларның күбесе юк инде. Мәсәлән, Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән авылларда бер генә сугыш ветераны да калмаган...

Бу хакта 20 март көнне Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт куйган тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган медальләрне тапшыру тантанасында да әйтелде.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге буенча әлеге олы бүләк 27 ветеранга биреләчәк. Бәйрәмгә килүчеләр арасыннан, Казаклар авылында яшәүче Мәгъсүм абый Мостафин, ирле-хатынлы Гөлсәрия һәм Нәкыйф Гобәйдуллиннар, Нәкыя Кәлимуллина, Кече Кибәхуҗадан Хәлимә Мусиналар белән әңгәмә корып алдым. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда бөтен мәшәкать аларның иңнәрендә булган.
- Сезнең тылдагы хезмәтегез сугыш кырындагы батырлыктан бер дә ким түгел. Сезгә нинди генә теләкләр җиткерсәк тә аз булыр төсле. Сәламәт булыгыз, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәгез, - диде ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантанасында муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов.
Чара Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучыларының әдәби-музыкаль композициясе белән үрелеп алып барылды. Матур җырлардан, дәртле биюләрдән һәм аһәңле шигъри тәлгәшләрдән тыш, алар ветераннарга үз куллары белән ясаган мендәрчекләр дә бүләк итте. Укучылар да хөрмәтле ветераннарыбызга бәхетле балачаклары, илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы өчен рәхмәт әйтте.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Иске Җөри каһарманнары
- И балам, безнең күргәннәрне сөйләсәң кеше ышанмый бит хәзер, - дип башлады сүзен Иске Җөри авылында яшәүче тыл ветераны Зөлһәбирә Гайнетдинова.
Явлаштау урманнарында урман кистек, ашарга юк, бетләп беттек. Салкыннар башлангач, Арча ягына җибәрделәр эшкә. Без дүрт кыз, кайтырга кирәк. Атларга хәл юк. Бер кызның каткан ипи кисәге булган, шуны бүлешеп ашадык, әзрәк көч керде. Көзге ачы җил, салкын. Кайтып җиткәч әни аяктан чабатаны салдырып ала алмый, ябышып каткан... Әнә шундый кеше ышанмаслык авырлыкларны күреп, нинди эш кушалар шунда эшләп Җиңү көнен якынайткан алар. Аларга дан җырлау, хөрмәт йөзеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата юбилей медальләрен тапшыру тантанасы 23 март көнне Иске Җөри авылында да узды. Бу җирлектә исән калган сугыш ветераннары юк, тыл ветераннарының да килә алганнары ун-унбишләп кенә.
Аларны район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, авыл ветераннар Советы рәисе Илгиз Галиуллин тәбрикләп узды.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев