Татарстаннан яшь шахматчы «Сириус»тагы турнирда барлык 9 партиядә дә җиңде
В республике

Татарстаннан яшь шахматчы «Сириус»тагы турнирда барлык 9 партиядә дә җиңде

Татарстаннан 11 яшьлек балалар йортында тәрбияләнүче » Сириус» та узган «Восхождение» Бөтенроссия ярышларында йөз процент нәтиҗә күрсәтте. Яшь шахматчы барлык тугыз партиядә дә җиңде, дип хәбәр итә турнирның матбугат хезмәте.

Мондый казаныш тәҗрибәле шахматчылар өчен дә сирәк очрак: бөтенроссия дәрәҗәсендәге турнирда бөтен партияләрне дә бик азлар гына отып ала. Татарстанның яшь спортчысы ышанычлы уен гына түгел, тугыз турдан торган дистанциядә бер генә хата да җибәрмичә, психологик тотрыклылык та күрсәтте.


Нет комментариев