Салымнарны түләргә онытмыйбыз
Район яңалыклары

Салымнарны түләргә онытмыйбыз

Физик затлар тарафыннан түләнгән җир һәм милек салымнары җирле бюджетны тулыландырунын мөһим чыганагы булып тора.

1 декабрьгә кадәр  гражданнар  узган  2025 ел өчен  милек, җир, транспорт  салымнарын  түләргә тиешле. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып  яки  “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түли ала.


Нет комментариев