Татарстанда СВО ветераннарын бушлай укыталар
В республике

Татарстанда СВО ветераннарын бушлай укыталар

Махсус хәрби операция ветераннары Татарстанда үз эшләрен башлап җибәрү буенча бушлай укыту курсында катнаша алачак. Программа кысаларында аларга ике ай дәвамында тәҗрибәле эшмәкәрләрнең остазлык ярдәме дә тәкъдим ителә.

Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештыра. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәктән алырга мөмкин.

 


Нет комментариев