Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

20 август көнне хәйрия концерты була

20 август көнне сәгать көндезге сәгать икедә Биектау районы Камай авылында урнашкан "Иске Казан" музей-тыюлыгында "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале була. Икенче тапкыр оештырылган чарада утызга якын татар җырчысы: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим...

20 август көнне сәгать көндезге сәгать икедә Биектау районы Камай авылында урнашкан "Иске Казан" музей-тыюлыгында "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале була.

Икенче тапкыр оештырылган чарада утызга якын татар җырчысы: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм "Сорнай" ансамбле катнашачак. Концерттан кергән акча ДЦП, яман шеш белән авыручы балаларга тотылачак.

Фестиваль барышында "Иске Казан" комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр уздыру да каралган. Ярминкәдән кергән акча шулай ук, хәйрия фондларына тапшырылачак. Моннан тыш, бәйрәмгә килгән кунакларны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының "Сабантуй", "Ялкын", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр тапшыру да күздә тотыла.

"Шәһри казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев