Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Арча районының Яңа Кырлай авылында ат чабышлары узачак

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында атларда дистанция ярышларын уздыруны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, әлеге ярышлар 2015 елның 26 сентябрендә 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә узачак. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Арча...

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында атларда дистанция ярышларын уздыруны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, әлеге ярышлар 2015 елның 26 сентябрендә 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә узачак.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Арча муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, дәүләт завод конюшнялары җитәкчеләре, ат тотучылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны булачак ат ярышларының программасы белән таныштырды, ул мондый ат чабышларының Арча районында моңа кадәр дә берничә мәртәбә булганын ассызыклап китте һәм алар тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш, дип билгеләп үтте.
Киңәшмә барышында чабышлар уза торган маршрутның картасы каралды, катнашучылар, аның белән танышканнан соң, үзләренең ризалыгын расладылар. Аннары чабышларны оештыруның этаплары буенча фикер алышу булды: теркәү, старт, финиш, лазаретлар, атларны эчерү урыннары, трассаларны билгеләү, ял итү зоналары һәм башкалар каралды. Нәҗип Хаҗипов кайнар эчемлекләр һәм ашамлыклар белән чатырлар корырга тәкъдим итте. Ул шулай ук күңел ачу программасын әзерләргә һәм ярминкәләр оештыру ягын да карарга тәкъдим итте.
Киңәшмә азагында министр урынбасары 19 сентябрьдә Арча районында Россия Федерациясе Атчылык федерациясе вәкилләре катнашында киңәшмә булачагы турында игълан итте, анда ярышларны оештыруның барлык этаплары һәм маршрут схемасы каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X